A|A

Үзәк тарихы

Татарстан Республикасында ВИЧ-инфекция беренче очрагы 1987 елның маенда ачыкланган.

 

95%инъекцион наркотиклар кулланучылар арасында-зарарлану очраклары булды (или туры килде).

 

2006 елдан 2010 елга кадәр ВИЧ-инфекцияне теркәүнең тотрыклы артуы чоры булды,55%  җенси юлы үсешенең тенденциясе белән характерлана.

2011 елда ВИЧ-инфекциянең дезоморфин наркоманиясе таралуга бәйле кыска вакытлы күтәрелеше күзәтелде.

 

Соңгы биш ел дәвамында Татарстан Республикасында ВИЧ-инфекция буенча тотрыклы хәл саклана, 2020 елда авыручылар саны 100 мең кешегә 22,8 очрак тәшкил итә (РФ буенча 9 айда 2020 елда-37,5 очрак).

Республикада СПИДны профилактикалау хезмәте 1989 елның 14 августында РСФСР Сәламәтлек саклау министрлыгының «РСФСРда СПИДны профилактикалау хезмәтен оештыру турында»1989 елның 24 апрелендәге 62 номерлы боерыгы нигезендә оештырылаһәм1989 елның 27 июнендәге «Татарстан АССРда кеше иммунодефициты вирусы белән йогышлануны кисәтү буенча кичектергесез чаралар турында» ТАССР Министрлар Советы Президиумының 1989 елның 27 июнендәге 13 номерлы утырышы беркетмәсе, ә 1989 елның 30 октябрендә ТАССР Сәламәтлек саклау министрлыгының 604 номерлы боерыгы нигезендә, юридик зат хокукы белән мөстәкыйль учреждение статусын ала.

 

 

СПИД үзәгенең беренче пациенты турында тарих:

 

СПИД үзәгендә беренче ВИЧ-инфекцияле пациентны шәфкать туташы Әлфирә Рафиковна каршы алды. Ул бу йогышлабелән беренче тапкыр очрашты һәм үзен ничек дөрес итеп тотарга белми иде. 1989 елда махсус саклану чаралары булмаган.Ватно-марль бәйләвеше, дүрт пар перчаток һәм күзлек кияргә туры килде. Ул венадан кан алу эшен башкарды. Беренче пациентка Украинадан килгән Нократ Аланы хатын-кызы булган. Нократ Аланында аның диагнозы турында белгәч, бу пациентканы шәһәрдән куа башладылар. Аның фатирында ишекне яндыралар, эштән куалар. СПИД үзәге аңа ярдәм итә башлаган, акча җыелган, азык-төлек белән булышкан. Әлфирә Рафиковна (шәфкать туташы) сүзләренә караганда,”Үзәк һәм беренче пациентка туганнары, якыннары булдылар”.

 

1990 елда СПИД үзәге лабораториясендә иммунофермент анализларын (ИФА) кую методы белән СПИДны диагностикалау буенча тикшеренү кертелде. ВИЧ һәм HBsАg ларга тикшерү һәм аларны диагностикалау лабораториясенә китерү өчен кан сүленең үрнәкләрен сыйфатлы җыю өлешендә республиканың дәвалау-профилактика оешмалары лабораторияләре белән хезмәттәшлекне камилләштерү өчен Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының «Татарстан Республикасының дәвалау-профилактика учреждениеләрендә ВИЧ һәм HBsАg ларга карата скрининг тикшеренүләрен оештыруны һәм сыйфатын яхшырту турында»1992 елның 22 декабрендәге боерыгы чыгарылды.

 

1991-1993 елларда, оештыру-методик ярдәм күрсәтүне көчәйтү һәм ВИЧ-инфекция буенча санитар-агарту эшен активлаштыру сәбәпле, Яр Чаллы шәһәрендә СПИДны профилактикалау һәм аңа каршы көрәш буенча шәһәр үзәге һәм СПИДны профилактикалау һәм аңа каршы көрәш буенча Әлмәт районнара үзәге оештырылды.

 

2002 елда ВИЧ-инфекция белән авыручылар саны арту сәбәпле, Казан шәһәрендә «СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш буенча Шәһәр үзәге»оештырылды.

 

2007 елда СПИД үзәгенең өч шәһәр үзәге (Казан, Яр Чаллы, Әлмәт) белән берләшүе була.

 

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш буенча республика үзәге «Сәламәтлек саклауның дәүләт автономияле оешмасынтөзү турында» 2011 елның 22 февралендәге 136 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының 2011 елның 21 мартындагы 365 номерлы боерыгы нигезендә Сәламәтлек саклауның дәүләт автономияле оешмасы«Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрлыгының СПИД һәм йогышлы авырулар белән көрәшү һәм профилактика буенча республика үзәге”төзелде.

Хәзерге вакытта республиканың СПИД хезмәте составына Казан шәһәрендә урнашкан Сәламәтлек саклауның дәүләт автономияле оешмасы«Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрлыгының СПИД һәм йогышлы авырулар белән көрәшү һәм профилактика буенча республика үзәге» һәм аның Әлмәт һәм Яр Чаллы шәһәрләрендә ике филиалы керә.

 

Республикада СПИД хезмәтендә ВИЧ-йогышны күзәтүнең территориаль бүленгән мәгълүмат системасы «АIDSNET» эшли, бу исә Татарстан Республикасы территориясендә ВИЧ-инфекция буенча хәлләрне on-line режимында оператив анализларга мөмкинлек бирә.

1997 елның 17 июнендәге 498 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә “1997-2000 елларга Татарстан Республикасында Кеше иммунодефициты вирусы (ВИЧ-инфекция) китереп чыгара торган авыруларның таралуын кисәтү буенча республика максатчан программасын раслау турында» республикада беренче тапкыр максатчан программасы расланды һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы СПИДка каршы көрәш буенча ведомство комиссия составы төзелде.

 

2001 елда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы СПИДка каршы көрәш буенча ведомство комиссия турындагы нигезләмәне һәм аның составын раслау хакында» 2001 елның 11 сентябрендәге 635 номерлы карары нигезендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы СПИДка каршы көрәш буенча ведомство комиссиянең беренче утырышы уздырылды, ул республика халкы арасында ВИЧ-инфекция таралуны кисәтү буенча бурычларны хәл итүдә Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары, Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм районнары администрацияләре, предприятие, учреждение һәм оешмаларның килешенгән гамәлләрен тәэмин итә торган координация органы булды.

 

Сэнгер буенча секвенлаштыруның модификацияләнгән ысулын кертү. ВИЧ геномының (протеазны һәм ревертазаны кодлаштыра торган геннарны – югары актив вируска каршы терапиянең төп мишеньлары – ВАРВТ) участокларын сэнгер секвенировкасы ВИЧ-йогышыны дару терапиясе лаборатория мониторингын яңа дәрәҗәгә чыгарырга мөмкинлек бирде. Әлеге метод вирусның ВАРВТ кысаларында кулланыла торган препаратларга резистентлык дәрәҗәсен бәяләргә һәм дәвалау схемасына вакытында төзәтмәләр кертергә мөмкинлек бирә.

 

СПИД үзәгендә кертелгән В һәм С гепатитларының һәм ВИЧ-инфекциянең генотибын полимераз чылбырлы реакция ысулы белән билгеләү шулай ук инфекция кузгатучыны билгеләүнең диагностик төгәллеген арттырырга һәм АРВТ билгеләнешләренә үз вакытында коррекция ясарга мөмкинлек бирде.

 

ВИЧ-инфекцияле кешеләргә махсуслаштырылган медицина ярдәме күрсәтүдә мөһим юнәлеш – пациентларның вируска каршы терапиягә тугрылыгын арттыру эшен оештыру, конкрет пациентка беркетелгән методикаларны кулланып-пациент-үзәкләштерелгән алым. Терапиягә тугрылыкны формалаштыру методологиясе пациентка ВИЧ-йогышы һәм «мультидисциплинар команда» (табиб-инфекционист, психолог, социаль хезмәткәр, психотерапевт, нарколог) мәсьәләләре буенча мәгълүмат биреп, консультациянең төрле рәвешләренә нигезләнә.

 

Татарстан Республикасында Кеше иммунодефициты вирусы (ВИЧ-инфекция) китереп чыгара торган авырганда өлкән халыкка медицина ярдәме күрсәтү тәртибе һәм «Татарстан Республикасында ВИЧ-инфекцияле кешеләргә медицина ярдәмен оештыру турында» 2014 елның 31 декабрендәге 2456 номерлы Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының 2012 елның 8 ноябрендәге 689н номерлы боерыглары белән расланган ВИЧ-йогышлы кешеләргә махсуслаштырылган медицина ярдәме күрсәтүнең өч дәрәҗәле моделе эшли:

 

I дәрәҗә – «AIDSNEТ»мәгълүмат системасында эшләүче 43 муниципаль берәмлектә ышанычлы табиблар институты тарафыннан беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтү;

 

II дәрәҗә – Сәламәтлек саклауның дәүләт автономияле оешмасы «Татарстан республикасы сәламәтлек саклау министрлыгының СПИД һәм йогышлы авырулар белән көрәшү һәм профилактика буенча республика үзәге» (Казан, Яр Чаллы, Әлмәт шәһәрләрендә), 2 йогышлы авырулар хастаханәләрендә (Казан, Яр Чаллы шәһәрләрендә) һәм 26 районнарда йогышлы авырулар бүлекләрендә махсуслаштырылган медицина ярдәмен күрсәтү.;

 

III дәрәҗә – тышкы партнерлар-медицина оешмаларының (туберкулезга каршы, наркология һәм тире-венерология диспансерларының) «челтәрен» үстерү.

 

2017 елда республикада вируска каршы терапиягә тугры булуны, аның нәтиҗәлелеген һәм препаратларны рациональ куллануны арттыру максатларында Сәламәтлек саклауның дәүләт автономияле оешмасы «Туберкулезга каршы республика клиник диспансеры» стационарында һәм «Казан туберкулез хастаханәсе» филиалында сынау рәвешендә «ВИЧ-инфекция вакытында контрольдә тотылучы дәвалау «проекты старт алды, киләчәктә республиканың башка муниципаль районнарында туберкулезга каршы учреждениеләргә һәм фельдшер-акушерлык пунктларына тәҗрибә таратылачак.

 

Халык арасында профилактика эшенә зур игътибар бирелә. Халыкның максатчан төркемнәренә мәгълүмат бирүне арттыру концепциясе эшләнде. Профилактик эштә полиграфик, агарту әдәбиятында, социаль челтәрләрдә (фотоконкурслар, Интернет-конкурслар), массакүләм мәгълүмат чаралары аша (видеофильмнар күрсәтү, чыгышлар, интервьюлар), күрсәтмә агитация (баннерлар, транспортта листовкалар), нигездә ВИЧ-инфекцияне җенси юлын профилактикалауга юнәлтелгән заманча, креатив идеяләр кулланыла.

 

:

Профилактик эш дүрт юнәлештә алып барыла:

1.Мәгълүмати:

– массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү, газета һәм полиграфия материаллары чыгару;

 

– киң масштаблы акцияләрдә катнашу һәм оештыру;

 

– сайт эше оештырылган www.infospid.ru;

 

– «мин төгәл беләм» профилактик сайты эшләнде. yatochnoznayu.ru ВИЧ-инфекция (буклетлар, брошюралар, видеороликлар һ.б.) буенча аңлаешлы мәгълүмат белән онлайн форматта СПИД үзәге белгечләренең эксперт бәяләмәсен алу мөмкинлеге бар.

 

  1. Пропаганда

 

– СПИД үзәге хезмәткәрләре тарафыннан лекцияләр, әңгәмәләр, тренинглар, конференцияләр, семинарлар үткәрү.

 

  1. өйрәтүче

 

– ВИЧ-инфекция белән бәйле проблемалар буенча медицина хезмәткәрләрен тематик камилләштерү.

 

  1. Консультатив

 

– ВИЧ-инфекциягә тест узучы пациентларның тест консультацияләренә кадәр һәм аннан соң.

 

——————————————————————————————————————————————-

Сәламәтлек саклауның дәүләт                      Татарстан Республикасы

автономияле оешмасы                                   Сәламәлек саклау министрлыгы

«Татарстан республикасы

сәламәтлек саклау

министрлыгының СПИД

һәм йогышлы авырулар

белән көрәшү һәм профилактика

буенча республика үзәге»